Судка кадәр шикаять бирү процедурасы турында хәбәр итәбез

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына судка кадәр шикаять белдерү процедурасыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу, судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр контроль органында шикаять бирү процедурасын узарга кирәк булачак, дигән сүз.

Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукларыгыз яки законлы мәнфәгатьләрегез бозылган очракта, бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә «Контрольлек органы карарларына шикаять» сервисы аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында җайга салырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International