«Eco World» 2021 премиясе конкурсында катнашу өчен гариза җибәр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Россия Табигый фәннәр академиясе әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка төр экологик эшчәнлектәге күренекле казанышлар өчен «Eco World» Халыкара Экологик Премиясе лауреаты исеменә ел саен конкурс үткәрә.

Конкурста Россия һәм чит ил предприятиеләре һәм оешмалары, авторлык коллективлары, хакимият органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм әйләнә-тирәлекне саклауга һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектлар, программалар һәм акцияләрне башлап җибәргән затлар катнаша ала.

Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны һәм акцияләрне гамәлгә ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Гаризаларны тапшыру шартлары һәм таләпләре «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе турындагы нигезләмәдә бар, ул www.raen.info сайтында урнаштырылган.

Конкурска гаризалар җибәрү вакыты 2021 елның 31 октябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International