ТР Министрлар Кабинеты утырышында кече елгаларның экологик торышы турында фикер алыштылар

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан аның территориясендә урнашкан су объектларының гомуми мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, барлык территориянең 6% артык өлеше су белән капланган.

«Республиканың су ресурслары мөһим энергия чыганагы, транспорт ресурсы һәм икътисадның барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итү өчен ресурс булып тора. Татарстан Республикасында бүгенге көндә су объектларының пычрану проблемасы кискен тора, – диде Алексей Песошин. – Табигый суларның сыйфатына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алынган пробаларның 90% артыгы пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясен арттырып җибәрә».

«Татарстан Республикасында кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы турында» төп доклад белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстанда су объектларының пычрану проблемасы кискен тора. Республикада 174 чистарту корылмасы эшли. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, су объектларына агызыла торган барлык агынты сулар да билгеләнгән нормативларга туры килми.

ТР Экология министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, су объектларының пычрану факторларының берсе – диффуз агынтылар. Җир өсте явым-төшем агынтылары су объектларының һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бөтен бассейны буенча килә, аларның күләме оештырып агызыла торган суларның гомуми күләмендә яртысыннан артык. Су объектларына терлекчелек тармагыннан агып чыккан сулар аеруча тискәре йогынты ясый, чөнки аларда азот, фосфор, күкертнең югары булуы биологик пычрануга китерә. Әлеге агынтыларны агызу чыганакларын булдырмау өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан су объектларына якын территорияләрдә терлекчелек калдыкларын урнаштыруны, шулай ук күрсәтелгән территорияләрдә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сөрү очракларын булдырмый калу зарур. Шулай ук һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә тиресне саклау өчен махсус лагуннар оештырырга кирәк.  Диффуз агымына каршы көрәштә яңгыр канализациясен чистарту корылмалары белән җиһазлау, шулай ук су объектлары ярлары буенда су саклаучы яклагыч урман полосалары утырту да нәтиҗәле ысул булып тора.

Гражданнарның су объектларына ирекле үтеп керүен чикләү – еш очрый торган тагын бер җитешсезлек. Югарыда күрсәтелгән бозулар нәтиҗәсендә су объектлары арыга, юк ителә, экологик тотрыклылык һәм нормаль эшчәнлек кими, су җыю мәйданыннан табигый агым кими, бу исә флора һәм фаунага тискәре йогынты ясый.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төп бурычларның берсе – кеше, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьнең экологик вәзгыятькә булган йогынтысын киметү, елгаларга һәм сулыкларга агызыла торган пычрак юынты суларны киметү. «Казандагы чистарту корылмалары, башка объектлар өлешендә безнең планнар зурдан», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, элегрәк Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин экология өлкәсендәге хәлне контрольдә тотарга кушкан иде.

«Табигатьне, күлләрне, елгаларны саклауга мөнәсәбәтебезне үзгәртергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бит монда яшибез, шул ресурслардан файдаланабыз. Безнең барлык муниципаль һәм республика объектлары камил эшләргә тиеш. Күп дигәндә биш ел дәвамында без барлык чистарту корылмаларын тәртипкә китерергә тиеш. Объектларның хуҗалары эшли алмаган урыннарда җәза бирергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов кече елгаларның су ресурсларына сакчыл карарга өндәде. Ул шулай ук юынты суларны чистарту өлкәсендәге фәнни эшләнмәләрдән дә файдаланырга тәкъдим итте. «Чистарту программасын формалаштырачакбыз, бик җитди эшләргә кирәк», – диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International