Автокалада гараж кооперативы территориясе чүп белән тулган

2021 елның 8 июне, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Чаллы шәһәренең ПГК Вдоамовец гараж кооперативы территориясендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать алынган. Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре шунда ук әлеге урынга барып кайткан. Участокны тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Экологлар әлеге урында 165 кв. метр мәйданлы төрле класслы 33 чүп өемен тапкан.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, штраф салынган, шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International