«Россиянең ел агачы - 2021» сайла. «Озын Алан чыршысы» өчен тавыш бир

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Европаның ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы бара. Конкурс 2011 елдан башлап барлык Европа илләрендә уздырыла һәм елдан-ел популярлаша бара. Россия абруйлы халыкара конкурста 2018 елдан бирле катнаша һәм тотрыклы рәвештә призерлар өчлегендә тора. Чараны «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянсы коммерциясез партнерлыгы оештыра.

Татарстан Республикасыннан конкурста «Озын Алан чыршысы» (№43 позиция) катнаша, ул дәүләт табигать заказнигында үсә.  Номинантлар арасында: Шаляпин чыршсы, Дюна комнары патшабикәсе, Бавария урманы аксакалы, Веденск юкәсе, Гашыйклар утравы нараты, Патша имәне,  «Алты бертуган» кедры, Печорск патриархы, граф Панин тирәге, Васнецов юкәсе һәм Россиядә Урта яшьле агачларның илкүләм реестрына кертелгән һәм хокуклы нигездә «Тере табигать һәйкәле» статусын йөртә торган башка уникаль-тарихи табигать раритетлары.

Онлайн-тавыш бирү  www.rosdrevo.ru сайтында 2021 елның 1 августына кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International