«Планета – безнең байлыгыбыз» конкурсына старт бирелгән

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

«Наше достояние» мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО  һәм «Вайлдкемп (Кыргый лагерь) илкүләм паркларны үстерү үзәге» коммерциясез автоном оешмасы «Планета – безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Конкурс яшь гражданнарда экологик культура формалаштыру, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш формалаштыру, инновацияле экологик технологияләр белән кызыксынуны арттыру, шулай ук әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология өлкәсендә яшьләрнең үз-үзләрен тотышын стимуллаштыру максатларында үткәрелә.

Конкурста 10-25 яшьлек, дәүләт, муниципаль оешмаларда белем алучы Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурс катнашучыларның түбәндәге төркемнәре арасында үткәрелә:

  • 10 яшьтән 17 яшькә кадәр (А төркеме);
  • 18 яшьтән 25 яшькә кадәр (Б төркеме).  

10-17 яшьләрдәге катнашучылар өчен номинацияләр (А төркеме):

1) «ЖЭКА-МУЛЬТ» интернет-сервисы ярдәмендә ясалган анимация ролигы. Конкурс эшен тапшыру формасы:

  • Әйләнә-тирә мохитне саклау турында анимацияле ролик;
  • Табигать ресурсларын саклау турында анимацияле ролик;
  • Заманча күпфатирлы йортларда энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында анимацияле ролик;
  • Каты коммуналь калдыклар белән дөрес эш итү турында анимацияле ролик.

2) «Эко-архитектура»:

  • «Минем эко-шәһәрем» темасына рәсем (заманча инновацион экологик технологияләрне чагылдырырга тиешле рәсем);
  • Экосукмак моделе яисә визит-үзәк моделе, яки тыюлыкларда һәм илкүләм паркларда макет яисә 3D модель рәвешендә карау мәйданчыгы.

3) «Эко-патруль»:

  • Сез юашкарган эш турында эссе (элек һәм хәзерге фотоларны теркәп);
  • Сез башкарган эш турында «Минем өлешем» темасына фото һәм нәрсә эшләнгән булуын раслау (элек һәм хәзерге фото).

4) «Видеоподкаст»:

  • «Су – Җирнең тере чыганагын саклыйк» темасына видеоподкаст;
  • сирәк хайваннар турында видеодокаст.

5) «Камчатка краенда диңгез биотөрлелеген саклау»:

  • «Камчатка краенда диңгез биотөрлелеге» темасына видеоролик;
  • «Камчатка краеның милли парклары һәм тыюлыклары» темасына видеоролик.

18-25 яшендә катнашучылар өчен номинацияләр (Б төркеме):

1) «Калдыкларны эшкәртү технологияләре һәм алымнары». Конкурс эшен тапшыру формасы: «Калдыкларны эшкәртү технологияләре һәм алымнары: экологик-икътисадый нәтиҗәлелек» темасына тикшеренү;

2) «Пычрану дәрәҗәсен киметүче технологияләр һәм методлар»: «Пычрану дәрәҗәсен киметүче технологияләр һәм методлар» темасына тикшеренү.

3) «Энергия ресурсларын саклау өлкәсендә экологик инновацияләр»: «Энергия ресурсларын саклау өлкәсендә экологик инновацияләр» темасына тикшеренү.

4) «Экология турында социаль реклама»: «XXI гасырда экологик инновацияләр» темасына реклама видеоролигы.

5) «Камчатка краенда диңгез биотөрлелеген саклау»: «Камчатка краенда диңгез биотөрлелеген саклау өчен экологик инновацияләр» темасына тикшеренү.

Конкурс ике этапта үткәрелә: читтән торып уздырыла торган этап: 2021 елның 12 февраленнән 2021 елның 15 маена кадәр, көндезге этап – 2021 елның июлендә. Конкурс, аны үткәрү барышы һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат www.nashe-dostoyanie.ruсайтында һәм партнерлар сайтларында урнаштырылачак, конкурста катнашучыларның электрон адресларына җибәреләчәк.

Тулырак мәгълүмат  http://nashe-dostoyanie.ru/planeta сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International