Югары экологик белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. МЕГАда «ЭкоХаб» мәйданчыгы республиканың 8 югары уку йортын берләштерде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Казанның 32 мәктәбеннән 800дән артык укучы. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Мега Казан» оештырган беренче ЭкоХабның колачы шундый.

Чараның яңа форматы – мастер-класслар, тәҗрибә, приборлар һәм программалар белән гамәлдә танышу. Бүген сәүдә үзәге мәйданчыгында республиканың экология өлкәсендә кадрлар әзерләүче 8 югары уку йорты вәкилләре җыелды.  

Беренче ЭкоХабта катнашучыларны видео аша мөрәҗәгать итү форматында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. «Бүгенге көндә табигатьне саклау һәм аның торышын яхшырту проблемасы кискен тора. Заводлар эшчәнлеге, тау эшләнмәләре, файдалы казылмалар чыгару, кешеләрнең тормыш эшчәнлеге продуктлары – болар барысы да әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый. Тиздән эколог һөнәренә ихтыяҗ кискен артачак һәм ул дөньяда иң кирәкле һөнәр булачак. Эре сәнәгать предприятиеләренә, фәнни институтларга һәм лабораторияләргә квалификацияле һәм инициативалы кадрлар кирәк. Экология – киләчәк һөнәре! Шулай булгач, булачак һөнәрегез турында бүгеннән үк уйлана башлагыз!», – диде ул.

Булачак абитуриентларны укырга керү шартлары һәм уку процессының үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Студентлар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге аралашуның беренче минутларыннан ук контакт урнаштырырга мөмкинлек бирде. Ә иң мөһиме, республиканың барлык югары уку йортларының экологик белем бирү мөмкинлекләрен берьюлы бер мәйданчыкта бәяләргә мөмкин иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International