Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга кертелгән зур өлеш, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлар өчен Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш керткән өчен
«Татарстан Республикасының Атказанган экологы»
дигән мактаулы исем бирелде:
1) Ык буе территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Рөстәм Богдановка;
2) экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә проектларны пропагандалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Сиринә Ибәтуллинага;
3) планлаштырыла торган эшчәнлекне бәяләү бүлеге җитәкчесе Ольга Манидичевага;
4) Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Илдар Усмановка.
5) Ык буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Җәмилә Кожемякинага;
6) Төньяк территориаль идарәсенең Махсус аналитик контроль инспекциясе белгече Фирдәвес Латышка.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм республикада әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклауны тәэмин итүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:
1) әйләнә-тирә мохитне саклау һәм проект планлаштыру бүлеге җитәкчесе Галина Бочковага;
2) Идел-Кама территориаль идарәсенең Махсус аналитик контроль инспекциясе җитәкчесе Марина Захаровага;
3) әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе җитәкчесе Альберт Шубинга;
4) җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе җитәкчесе Самат Вахитовка.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән намуслы хезмәт һәм республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән өчен Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең баш белгече Марина Борисовичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәт, табигатьтән рациональ файдалану, экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
1) Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Бодяжин;
2) мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин;
3) су объектларын саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Германова;
4) җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Людмила Лукина.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!