Түбән Кама районында социаль челтәрләр аша экологлар рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклаган

2020 елның 2 октябре, җомга

Түбән Кама районының элеккеге «Чайка» бакчачылык ширкәтләре территориясен резин капламнар һәм җитештерү калдыклары белән чүпләгәннәр. Фотоматериаллар Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә ачыкланган. Урынга чыгып, экологлар табигать саклау законнары бозылуын раслаган. Чүплекләрнең гомуми мәйданы – 160 кв. метр, күләме – 80 куб. метр.

«Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә әлеге җир кишәрлегенең милекчесе юк. Ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен мәгълүмат башкарма комитет адресына җибәреләчәк», – дип хәбәр итте Кама аръягы территориаль идарәсенең өлкән белгече Вадим Митрофанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International