«Без рек как без рук» фонды (Мәскәү) экспедициясе Казандагы елга суын тикшергән

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Иделнең берничә ноктасында, шулай ук Казансу елгасы тамагында да пробалар алынган. Онлайн режимда тикшерелгән күрсәткечләр, – pH, минераллар, тоныклык, кислород күләме, хлорофилл, зәңгәр-яшел суүсемнәр – нормативларга туры килә. Биоген элемент, авыр металл пробалары лабораториядә анализланачак.

«Чиста Идел» экологик проекты Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Самара, Волгоград һәм Әстерханда алты эре шәһәрдә гамәлгә ашырыла. Татарстан башкаласында әлеге чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә үткәрелә.

Проектның беренче этабы елганың пычрану дәрәҗәсен һәм кеше сәламәтлеге өчен потенциаль куркыныч булган микропластик күләмен ачыклауга юнәлтелгән. 2021 елның язында тикшеренү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән алты шәһәрдә икенче этап узачак, ул ярларны гына түгел, яр буе зоналарын да чистарту буенча массакүләм волонтерлык акцияләрен үз эченә алачак. Катнашучылар өчен экологик агарту семинарлары оештырылачак.

Кайбер традицион гидрохимик һәм экологик параметрларны өйрәнүгә өстәп, Фонд белгечләре үз методикасы буенча микропластик микъдарына да бәя бирә. Фонд тарафыннан әлеге пычраткычның табигый сулардагы микъдарын ачыклау буенча гамәлгә ашырыла торган тикшеренүләр Россия өчен уникаль булып тора, Иделдә микропластик микъдарын тикшерү эше беренче тапкыр гамәлгә ашырыла.

«Чиста Идел» проекты – «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга җаваплы бизнесның ирекле өлеше. Проектның төп максаты – Идел елгасын экологик савыктыруга ярдәм итү. «Чиста Идел» проекты һәм аның партнерлары турында тулырак:http://rekiruki.ru/28082020.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International