Экологлар «Рус-алман Швейцариясе»нең яр линиясен тикшерде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре белән берлектә, борынгы «Рус-алман Швейцариясе» шәһәр табигать һәйкәле территориясендә Казансу елгасының су саклау зонасын тикшерде. Химик анализ үткәрү өчен Үзәк аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре табигый су һәм су төбе катламнарыннан пробалар алды.

Территорияне тикшерү барышында инспекторлар рөхсәтсез көнкүреш чүп-чары, шулай ук төзелеш калдыклары ташлау урыннарын ачыклады. Чүп-чарны бетерү буенча чаралар күрү өчен экологлар Казан шәһәре Башкарма комитетына хат җибәрде. Аерым алганда, автотранспорт чаралары хәрәкәте һәм аларның тукталыш урыннары билгеләнде, болар исә табигать саклау законнарын бозу булып тора. Экологлар шулай ук, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектының яр буе саклык полосасында, аның су саклау зонасында яки эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү чыганакларын саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын бозу» дигән 8.42 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен, җиңел автомобильләрнең милекчеләрен ачыклау өчен ЮХИДИ идарәсендә дә рәсми гариза юллады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International