Коммерциясез оешмаларга бирелгән грантлар республика экологиясенә ни рәвешле ярдәм итә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан алынган грантларга Татарстанда 2020 елда алты проект гамәлгә ашырыла. Узган ел белән чагыштырганда, финанслау күләме ике тапкыр күбрәк һәм 2 миллион сум тәшкил итә.  

«Һәркем өчен экология» проекты кысаларында А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итүче иҗтимагый төбәк фонды «Здравушка» тернәкләндерү үзәге территориясендә галокамера җиһазлаган. Тозлы бүлмә табигать тавышлары һәм кошлар җырлавы белән җир асты мәгарәсе итеп ясалган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрдә экологик караш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында биредә шулай ук экологик агарту лекцияләре дә үткәрелә.

Бүлеп бирелгән субсидия кысаларында Чүпрәле муниципаль районының «Благодеяние» җирле иҗтимагый фонды «Дуслык күле» дигән ял паркын төзекләндерә. Чишмә тирәсен төзекләндерү һәм агачлар утырту эше алып барыла, әле тагын күлне чистартырга һәм аңа карп маймычларын йөздереп җибәрергә кирәк булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, паркны төзекләндерүдә волонтерлар, шулай ук битараф булмаган кешеләр катнаша.

Җәйге чорда «Рус география җәмгыяте» россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе урамнарда «Кино-Лето - 2020» киноларын күрсәтә башлаячак.  Хәзерге вакытта экология тематикасына багышланган фильмнар күрсәтү графигы төзелә һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә кино мәйданчыклары раслана.

ТР Яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте алынган грантны мәктәп укучыларының экологик культурасын һәм уйлап табу иҗатын формалаштыруга юнәлдергән. Җиһазлар сатып алынган, аның ярдәмендә мәктәп укучылары тарафыннан экологик-техник тәэмин итү өлкәсендәге проектларның макетлары булдырылачак, шулай ук укучыларның олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашуы оештырылачак.

«Тормыш фәне» («РгоЭКо») проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары экоагарту чаралары сериясен оештырган һәм үткәргән, монда мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм республика производстволарына экскурсияләр оештырылган.

«Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан «Безнең йорт – Җир» һәм «Әкият сурәтлибез» дигән балалар рәсеме  конкурс-проектлар уздырыла, җәен аларга йомгак ясалачак.  Проект кысаларында шулай ук Татарстан Республикасында Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруга багышланган конференция оештыру да планлаштырыла.

Коммерциясез оешмаларга экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр бирү программасы 2014 елдан бирле гамәлдә. Проектларны финанслау «2014-2024 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү» ярдәмче программасының «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International