Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Фәнни-техник советында Kaukointernational компаниясе (Финляндия) тәкъдимнәре җиткерелде

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Kaukointernational компаниясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Фәнни-техник советына Казанның ләмле кырларын торгызу буенча тәкъдимнәрен карап тикшерүгә чыгарды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, фин белгечләре белән аралашып, экология – безнең зур байлыгыбыз, дип билгеләп үтте. “Россия территориясендә тәүге тапкыр тормышка ашырылучы проект барлык эчке процессларны фәнни яктан тәфсилләп өйрәнүне таләп итә”, – дип басым ясап әйтте ул.

Ведомство җитәкчесе фәнни-техник совет утырышында Kaukointernational вәкилләренең берьюлы берничә ысулдан файдалануны күздә тоткан проблемаларны комплекслы төстә хәл кылуны тәкъдим итүләрен аңлатты.

Финляндия Республикасыннан килгән белгечләр проектның техник-икътисади нигезләнеше белән таныштырып, ләмле утырманы утильләштерү буенча тәкъдим ителә торган ысулларга, һәркайсының өстенлекләре һәм кимчелекләренә тәфсилләп тукталды. Галимнәр шулай ук әле күптән түгел генә Германия, Казахстан территориясендә тормышка ашырылган ләмле кырларны рекультивацияләү чараларының нәтиҗәләре белән таныштырылды.

Утырыш барышында Александр Шадриков: “Без бүген мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кулланырга тиешбез”, – дип басым ясап әйтте. Фәнни-техник совет әгъзалары проекты карап тикшерү йомгаклары буенча кертелергә тиешле барлык төзәтмәләрне билгеләде. Галимнәр үзләренең барлык искәртү-тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына алга таба карап тикшерүгә җибәрәчәк.

Сүз уңаеннан, Казанда ләмле кырларны торгызу проектының “Экология” илкүләм проектының “Иделне савыктыру” федераль проектына кертелүгә тәкъдим ителүен искә төшерик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International