Безнең белән аерып җый! 181нче мәктәптә экология дәресе үткәрелгән

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районының 181нче күп профильле мәктәбендә балаларны калдыкларны аерып җыю культурасына өйрәтүгә багышлап, агарту характерындагы ачык экология дәресе үткәрелгән. Чараны Coca-Cola Россиядәге компаниясе, ЭКА коммерциясез хәрәкәте белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, оештырган. Дәрестә 10нчы сыйныф укучыларына чүпне аерып җыю турында тематик презентация күрсәтелгән.  Шул рәвешле балалар икенчел эшкәртү ярдәмендә үсемлекләр өчен чүлмәкләр, спорт киемнәре өчен элгечләр, футболка, пластик эскәмияләр һәм шешәләр җитештереп булуын белүгә ирешкәннәр. Дәрес интерактив уен формасында үткәрелгән: балалар дәүләт эшлеклеләре, эшмәкәрләр һәм галимнәр  роленә кереп, калдыкларны эшкәртү проблемаларын хәл кылу ысулларын билгеләгән һәм аларны тормышка ашыру юлларын тәкъдим иткән. Егет-кызлар үзләренә тәкъдим ителгән “Балалар экологик хәрәкәте”, “3D-принтерлар һәм пластик әйләнеше” дигән проектлардан үзләренекен булдырып, чара кунакларын шулар белән таныштырган.

Мәгариф оешмаларында экологик тәрбия буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы   проектлары, экология буенча уку кулланмалары  турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик тәрбия идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сөйләгән. Ул, экологик тәрбия шәхесне гармонияле төстә үстерүнең иң мөһим шарты булып тора, дип билгеләп үткән. Аның максаты – балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү, экологик белемнәр булдыру һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дигән идарә башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International