Укучыларны кышкы фенологик бәйгедә катнашырга чакыралар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Рус географик җәмгыятенең  фенологик челтәре, “Россия дәреслеге” корпорациясе белән берлектә, кыш килүгә бәйле рәвештә, яңа бәйге башлап җибәрә. Яшь тикшеренүчеләр һәм аларның җитәкчеләре экологик маршрут төзергә, кар катламын өйрәнергә, шулай ук җәнлекләрнең кардагы эзләрен эзләп табарга чакырыла. Бәйгедә Россия Федерациясенең теләсә кайсы төрдәге мәгариф учреждениесендә (балалар бакчалары, мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр һ.б.) тәрбияләнүче-белем алучылар, шулай ук яшьләре җитсә дә, мәгариф учреждениеләренә йөрмәүче балалар катнаша ала. Хезмәт бәйгедә катнашучы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә яки кемнеңдер җитәкчелегендә иҗат ителгән индивидуаль проекттан гыйбарәт булырга тиеш. Моның өчен кимендә 1 чакрым озынлыкта фенологик маршрут төзергә һәм аны үтәргә кирәк. Маршрут буенча һава шартларын билгеләргә, шулай ук юлда очраган җәнлекләр һәм үсемлекләрне күзәтергә. Мәҗбүри шартларның берсе – кар катламының киселешен ясап, аның калынлыгын тасвирлау, фотосурәткә төшерү һәм, торышыннан чыгып, кар катламын булдыруга йогынты ясаган һава шартлары турында гөманлау.

Гаризалар 2020 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2020 елның 15-20 февралендә билгеләнәчәк. Бәйге тулырак мәгълүматлар белән сайтта (https://eco.rosuchebnik.ru/konkursy/zima-prishla-nablyudenie-za-snezhnym-pokrovom/) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International