Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссия утырышы

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Татарстан Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында, Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссия утырышы булып узды, аңа Татарстан Премьер-министры Равил Моратов рәислек итте.

Утырышта Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссия әгъзалары, табигатьне саклау органнарының, Казан шәһәре башкарма комитетының вәкилләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының структур тармаклары җитәкчеләре катнашты. Шулай ук урыннардан, видеоконференция режимында, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.

“Татарстан территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру” дигән доклад белән Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Равил Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан сулыкларындагы биологик ресурсларны саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү турында Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы Дмитрий Иванов сөйләде.

Татарстанда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиянең эш йомгаклары, 2012 ел азагынача һәм 2013 елга эш планын формалаштыру буенча тәкъдимнәр турында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – Татарстанның табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов сөйләде.

Үз чыгышында ул хәзерге вакытта экологик белем бирү, Татарстан территориясенең санитар-экологик торышы, табигатьтән рациональ файдалану мәсьәләләренең иң өстенлекле һәм популяр булуын билгеләп үтте. Шул сәбәпле, Тармак-ара комиссиянең нәтиҗәлелеген, статусын күтәрергә һәм тармак-ара бәйләнешләрен көчәйтергә кирәк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International