Татарстан Экология министрлыгында КФУ студентлары өчен профориентация үткәрелде

2019 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Татарстан Республикасында экология проблемалары һәм аларны мәктәп дәрәҗәсендә хәл кылу” дигән темага “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, министрлык белгечләре, Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты 2 курс студентлары катнашты.

Укучыларга идарәләрнең эшчәнлеге, министрлык тарафыннан үткәрелеп килә торган экологик күзәтчелек һәм экологик агарту эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләнелде. Балалар җәмәгать инспекторлары сафларына кушылу мөмкинлегенә карата зур кызыксыну күрсәтте.

     “Алга таба да үз язмышыгызны бик кирәкле һәм бик мөһим һөнәр – эколог һөнәре белән бәйләп, сафларыбызны тулыландырасыгызга ышанабыз. Сезгә укуыгызда уңышлар телибез!” – дип фатиха бирде студентларга Тимур Гыйлаҗев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International