Фототозак Әлмәт районында җир асты байлыкларын урлаучыларны “тоткан”

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Фототозак  төягеч белән  ком төялгән машинаны “тотып” алган. Әлмәт районы Иске Михайловка авылы территориясенә әлеге фотокамераны Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урнаштырган.

Моңа кадәр исә Көньяк-Көнчыгыш терриориаль идарәсе инспекторлары әлеге авыл җирлеге территориясендә комны законсыз чыгару билгеләрен күреп алган булган. “Әлеге авыл җирлеге территориясендә килештерелгән яисә лицензияләнгән җир асты биләмәләре булмаса да, кемнәрдер ком чыгаруны дәвам итте”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Ригина Рафагетдинова.

Хәзерге вакытта гаепле затлар, төягеч һәм МАЗ автомобиле хуҗасы билгеләнелә, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International