Нурлатның “Восток” предприятиесенә җиргә зыян салган өчен 440 мең сум күләмендә штраф яный

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре гражданнардан алынган шикаять буенча Нурлат шәһәрендә җир законын бозуны ачыклаган. Тикшерү барышында христиан зираты тирәсендә туфракка ташландык сулар агызу факты ачыкланган. Соңыннанрак шәһәр полигоны тирәсендә дә сыек калдыкларны әледән-әле агызып торуның эзләре билгеләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре туфрактан пробалар алган. Алар, чыннан да, туфракта пычрак матдәләрнең булуын раслаган. Инспекторлар закон бозучыны ачыклау өчен “фототозак” урнаштырган. Заманча җиһаз 3 класс хәвефлелектәге калдыкларны полигонга агызу өчен килгән машинаның маркасын һәм дәүләт номерын күреп-теркәп калган. Шулай итеп, “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Гаеплегә 440 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International