Эколятлар – табигатьне саклаучы нәниләр, дигән сүз. Буада район методик киңәшмәсе утырышы булып узган

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләү” дигән темага район методик берләшмәсе утырышы булып узган. Чарада балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәренә йөрүче сабыйлар, тәрбиячеләр, педагоглар катнашкан. Балалар чарада катнашучыларны һәм кунакларны җыр, шигырь, биюләр белән каршы алган. Шуннан соң әзерлек төркемендәге шук-шаян малай-кызлар, тәрбиячеләре белән бергәләшеп, Владимир Сутеевның “Бер капчык алма” әкиятен уйнап күрсәткән. “Әкият балаларны малга табынмый торган, рәхим-шәфкатьле, эчкерсез булырга өйрәтә”, –  тәрбиячеләр әнә шундый фикер җиткергән.

Методик берләшмә утырышы, материал белән эшләү күнекмәләрен булдыру өчен, педагоголар катнашында эшлекле уен рәвешендә дәвам иткән. Тәрбиячеләр шулай ук “Эко-мәктәп/Яшел флаг” халыкара программасында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм “Табигатьнең яшел йөрәге һәрвакыт тибеп торсын!” дигән темага иҗади мастер-класс үткәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International