“Мәктәбемнең саулыгы”

2012 елның 5 октябре, җомга

“Учак” савыктыру лагеренда “Мәктәбемнең саулыгы” тармак-ара фәнни-практик проектында (экологик мәктәп күзәтчелегендә) катнашучылар өчен профильле республика сменасы булып узды, анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сергей Рыбаков катнашты.
Быел февраль аенда башланып киткән бу проектны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” дәүләт учреждениесе, Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе һәм аның Татарстан шәһәрләрендәге филиаллары оештырды. Анда мәктәп участокларында әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек белән шөгыльләнүче мәктәп балалары катнаша. Узган чорда алар экологик күзәтчелекнең иң гади приборлары белән эш итәргә, алынган белешмәләрне эшкәртергә һәм нәтиҗәләрне “Мәктәбемнең саулыгы” дигән бердәм мәгълүмат системасына салырга өйрәнделәр,
Проектка республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 74 мәктәп җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International