“Экология” илкүләм проекты: Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яңа биологик чистарту корылмаларын файдалануга тапшыру агызыла торган пычрак сулар күләмен елына 438 мең м3 күләменә киметәчәк

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елда Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак. Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Анатолий Абакумов әйтүенчә, әлеге объектны төзү зарурилыгы халык саны үсүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Иске чистарту корылмалары  тәүлегенә 600 куб. м күләмендә ташландык сулар кабул итсә, яңасының җитештерүчәнлеге ике тапкырга артыграк булачак.

“Объектта эшләр “Экология” илкүләм проектының “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында алып барыла. Финанслауның гомуми күләме 148 млн сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта объектны төзүнең беренче этабына керешелде – 2 корпусны төзү эшләре алып барыла, алга таба аларга чистарту корылмалары урнаштырылачак. Төзелеш-монтаж эшләре быел төгәлләнергә тиеш, шуннан соң чистарту җиһазларын монтажлау һәм көйләү-эшләтеп җибәрү эшләренә керешәчәкләр”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе начальнигы Таһир Вәлиев. Ул шулай ук, “Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру” төбәк проектының максаты булып Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен 2024 ел азагына кадәр өч тапкыр киметү тора, дип тә өстәде. Биологик чистарту корылмасында чистартуның яңа технологияләреннән файдалану хисабына елгага агызыла торган пычрак сулар күләме елына 438 тысяч м3 күләменә кимиячәк.

Объектка 15 эшче һәм монтажчы җәлеп ителгән, 30 кеше производствода өстәмә металл конструкцияләр җитештерү белән мәшгуль. “Эшләр төп-төгәл график буенча алып барыла”, – ди биологик чистарту корылмасын реконструкцияләү проекты җитәкчесе Руслан Бикколов. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International