“Экстремизмга – Юк”

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда 1 сентябрьдән башланып киткән “Экстремизмга – Юк” айлыгы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында аның үзәк аппараты һәм Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре Мөселман Диния Нәзарәте Голәмалар шурасы әгъзасы, Россия Ислам университетының ислам гыйлеме кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге мөдире Сәет-Дамир Шаһавиев белән очраштылар, ул анда “Исламның төп өйрәтмәләре һәм аның бүгенге дөньядагы роле турында” доклад белән чыгыш ясады.

Очрашу барышында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре лекторга республикада исламның урыны һәм роле турында, Россия Федерациясе мәктәпләрендә “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” дигән яңа предмет кертелү турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Әңгәмә вакытында алар рус телле балалар өчен Мөселман Диния Нәзарәте базасында җәйге савыктыру лагеры булдыру турында тәкъдим керттеләр.

Министрлык хезмәткәрләренең республикадагы православие руханилары белән очрашуы да планда каралган.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International