Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үзендә “Волга-М” табигатьне саклау комплексы булган “Фламинго” экоаналитик контроль-патруль судносының планлы бер рейдында катнаштылар. Анализ өчен су үрнәкләре Казансу һәм Идел елгаларыннан алынды. Рейдта шулай һәм Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев катнашты.
“Фламинго” экоаналитик судносы Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендәге пычрату чыганакларын контрольдә тоту өчен билгеләнгән.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзән аналитик контроль инспекциясенең баш белгече Андрей Бодяжинның хәбәр итүенчә, “Волга-М” комплексы суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минераллашу кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) ике тирәнлектә өзлексез үлчәп бара торган батырмалы датчиклар системасы белән җиһазланган. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән су алынып борттагы җәһәт химик анализ приборларына бирелә, аларда исә агымлы һәм агымлы-инжекторлы анализаторлар ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктларының, нитрат, нитрит, фосфат, фторид, хлорид, аммоний, бакыр ионнарының һ.б.ш.) концентрациясе өзлексез ачыклана. “Дон” аппараты белән су өстендәге нефть продуктлары ерактан торып табыла, ультратавышлы зондлау системасы белән су төбе тикшерелә, судагы пычранган катламнар һәм чит катнашмалар ачыклана.
“Су мониторингын без бөтен навигация чорында даими рәвештә Татарстанның барлык 4 эре елгасында: Иделдә – Криуши торак пунктыннан Тәтеш шәһәренә кадәр, Камада – Чеганда торак пунктыннан елга тамагына кадәр, Вяткада – Плаксиха торак пунктыннан елга тамагына кадәр, Агыйделдә – Груздевка авылыннан елга тамагына кадәр үткәрәбез. Бу маршрутларның тулай озынлыгы 2 мең километрдан артык”, – дип белдерде Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев.