Әлмәт шәһәрендә Бөтендөнья су көне үткәрелде

2019 елның 22 марты, җомга

Әлмәт шәһәренең “Балачак планетасы” 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен суга һәм планетабыздагы су киңлекләренә багышланган тематик чара булып узды. Тылсымлы Сукай балалар янына килеп, аларны үзенең могҗизалар дөньясына дәште. Балалар уен рәвешендә суның үзенчәлекләре белән танышып, аны ничек сак тотарга, төрле пычранулардан ничек йолып калырга  икәнлеге турында белде. Мәктәп алды яшендәге балалар төркемендә тәрбиячеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә су һәм планетабыздагы су ресурслары тематикасына бәйле рәвештә балалар әдәбиятыннан күргәзмә әзерләде. Чарада катнашучылар фикер алышу барышында шулай ук карта һәм глобусның ни-нәрсә икәнлеге, планетабызда суның күпме булуы, суның һәм коры җирнең күпме урын алып торуы турында белде. Алар шулай ук яңгыр, боз, кар, чык, пар, боз сөңгесе, томанның да төрле халәттәге су булып торуын ачыклады. Кыскасы, төркемдә тудырылган атмосфера һәр балага танып белү сәләтен, экологик культурасын арттыруга ярдәм итте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International