Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президиум советы утырышында “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру каралган

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Кичә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президиум советы утырышын үткәргән. Бу хакта Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. “Экология илебездә яшәүче һәрбер кешегә кагыла. 2024 елга кадәр илкүләм проектны тормышка ашыруга 4 триллион сумнан артыграк акча каралганлыгын исегезгә төшереп үтәм. Илебездә экологик сәясәтне тормышка ашыруга бәйле берничә документка кул куйдым: беренчесе – комплекслы экологик рөхсәтләр бирү тәртибе турында, икенче документта әйләнә-тирә мохитнең – су, туфрак, һаваның сыйфатын бәяләү өчен химик һәм физик нормативлар билгеләнгән,” – дип басым ясап әйткән Дмитрий Медведев.

РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, барлык 11 юнәлешне тормышка ашыруга керешүне һәм “Электрон бюджет”ка кирәкле мәгълүматлар кертелүне раслап, 2019 елда “Экология” илкүләм проекты буенча ирешеләсе нәтиҗәләр турында сөйләп үткән. “2019 елның башыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдыруга керешелде. Шәһәрләрдә, рөхсәт ителмәгән чүплекләр рәвешендәге тупланма зыянны һәм иң хәтәр объектларны юкка чыгарудан алып, каты көнкүреш калдыклары, шулай ук 1 һәм 2 класс хәвефлелегендәге калдыклар белән идарә итү тармагын булдыруга кадәр, тулы бер чылбыр бу”, – дип билгеләп үткән министр. “Чиста ил” федераль проекты нигезендә 191 чүплекне һәм  76 иң хәтәр объектны юкка чыгаруның планлаштырылуын искә төшерик.

 Урманнарны торгызуга килгәндә, урман янгыннарыннан китерелә торган зыянны өч тапкыр киметү, урманнарны тотрыклы тергезүгә ирешү бурычы куелган. Моның өчен урман янгынын сүндерү техникасын һәм җиһазларын сатып алуга 21 млрд сумнан артыграк акча җибәрелгән, бу урман янгыннарын сүндерү хезмәтенә янгын урынына тизрәк барып җитү һәм янгынны тизрәк сүндерү мөмкинлеге бирәчәк. Ел азагына кадәр урман патруле техникасын  555 берәмлеккә арттыру күздә тотыла. Шулай ук урман инспекторлары саны да ел ахырына кадәр ишәячәк.

Быел махсус сакланылышлы табигать территорияләрендә инфраструктура булдыру буенча кайбер проектлар тормышка ашырылачак: бу 2024 елга туристлар ташкынын 4 миллион кешегә җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

Дмитрий Кобылкин шулай ук илкүләм проектта волонтерларның катнашуы әһәмиятен дә билгеләп үткән. “Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының тарафдарлары елдан-ел күбәя. Инде быел ук волонтерлар Байкал, Ладога, Онего, Телес күлләренең, Идел, Енисей елгалары һәм башка бөек елгаларның яр буйларын һәм аларның якын-тирәсен чистарту чараларына кушылачак”, – дип басым ясап әйткән табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе.

Министр телгә алып үткән яңалыклардан тыш, 2019 елда кадрларның һөнәри әзерлеген арттыру өчен калдыклар белән идарә итү системасы белгечләренә һәм тыюлыклар хезмәткәрләренә белем бирү программасын эшләү дә планлаштырыла икән.

“Тулаем алганда, проект буенча эшләр башланды. Һәрбер төбәк эшкә җәлеп ителде, субъектлар һәм аларда яшәүчеләр белән турыдан-туры элемтә җайга салынды. Ел дәвамында илкүләм проект буенча барлык федераль округларда күчмә киңәшмәләр үткәрү күздә тотыла”, – дип йомгаклаган сүзен Россия табигать ресурслары һәм экология министры.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International