Бүген Министрлыкның аппарат киңәшмәсендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм бу өлкәдә нормалаштыру турында сөйләшү булды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

“Хисап елында, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны дәүләти җайга салу максатыннан, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең чик күләмнәре нормативларын билгеләү  һәм зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәт алу буенча  417 материал карап тикшерелде,  402 рөхсәт бирелде, икесенең гамәлдә булуы туктатылды”, – дип билгеләп үтте әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлеге начальнигы Сергей Богатырёв. Калдыклар белән эш итү өлкәсендә нормалаштыру ягыннан кабул итеп алынган  Калдыклар хасил итү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары буенча 592 проект каралган, Министрлыкның территориаль идарәләренә  10,5 меңнән артыграк кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр, калдыклар буенча хисап тапшырган.  Сергей Богатырёв басым ясап әйткәнчә, атмосфера һавасына иң күп микъдарда зарарлы матдәләр чыгаручы 2 шәһәр – Казан һәм Түбән Кама өчен җыелма исәп-хисаплар булдырылган. Шулай ук атмосфера һавасын пычрату чыганаклары параметрлары турында җыелма мәгълүматлар базасы яңартылган. Рекультивация, башка торгызу эшләре башкарылганнан соң туфракта нефть һәм аның продуктлары калдыгы микъдарының рөхсәт ителгән төбәк нормативларын булдыру буенча зур эшләр башкарылган, республикада туфракның 33 төре һәм кече төре өчен нормативлар гамәлгә кертелгән, шулай ук авыр металлар микъдарының төбәк нормативлары расланган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе начальнигы  Альберт Шубин, үз чиратында, автомобиль транспортының тискәре йогынтысын киметү максатыннан, ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, “Чиста һава” операциясе үткәрелүен билгеләп үтте.  Барлыгы 6696 автомобиль тикшерелеп, 375 административ беркетмә төзелде. Ягулык салу станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән тәэмин итү программасының икенче этабын тормышка ашыру кысаларында  230 АЗС яңача җиһазландырылды. Атмосфера һавасына тискәре йогынтыны юкка чыгару эше республика предприятиеләре белән берлектә алып барылды. Болар – “САРИЯ Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ, “Водоканал” МУП, “Яңа Технологияләр” ҖЧҖ. Су объектларын саклауга юнәлдерелгән чараларга килгәндә, 2018 елда 19 су объекты чикләре билгеләнде, 6 су объектында су басу зоналары чикләрен билгеләү эшләре башкарылды, дип сөйләп үтте Альберт Шубин. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының беренче линиясендә, исәпкә алынмаган җирләрне үзләштерүне кисәтү максатыннан, республиканың 9 муниципаль районы чикләрендә  Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының 50 метр киңлектәге яр буе полосасында урнашкан буш җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр учета кую эшләре төгәлләнгән – барлыгы  1959,3 га мәйданда  164 җир кишәрлеге кадастр учетына куелган. “Яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын җыю буенча проект кысаларында 11 тонна батарея җыелды”, – дип билгеләп үтте Шубин. Россия инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Дюраселл Раша" ҖЧҖ арасында төзелгән килешү кысаларында, 2019 елдан республикабыз территориясендә  яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын аерым туплау һәм җыю буенча комплекслы инфраструктура төзүне күздә тоткан пилот проекты тормышка ашырылачак.

Шулай ук бүген, аппарат киңәшмәсе кысаларында, күп еллар буе намус белән эшләве, ТРда әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик иминлекне тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертүе өчен Ык буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Җәмил Кожемякин А.И. Щеповских исемендәге медаль белән бүләкләнде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International