Контейнер мәйданчыкларын карап тоту таләпләрен үтәмәгән өчен Казан, Яшел Үзән һәм Лаеш идарәче компанияләренә 400 мең сумнан артык суммада административ штрафлар салынды. Быелның декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары территорияләрнең чүпләнү фактын ачыклады. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов билгеләгәнчә: "Административ хокук бозуларга сәбәпче булган барлык сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау барышында билгеләнгәнчә, чүпләнү калдыкларны вакытында чыгармау, көнкүреш калдыкларын җыю, вакытлыча саклау буенча контейнер мәйданчыклары янәшәсендәге территорияләрне карап тотуга битараф караш, шулай ук кайбер гражданнарның культура тәрбиясе булмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә".
Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәү фактлары буенча Лаеш ш. һәм Яшел Үзән ш., Казан ш. Киров, Мәскәү, Совет һәм Идел буе районнары идарәче компанияләренә карата экологлар тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. буенча административ беркетмәләр төзелде. Чүпләнү фактларын ачыклау һәм чикләү максатларында әлеге юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте