Арча, Балтач һәм Кукмара районнарында яшәүчеләрне экология мәсьәләләре буенча консультацияләделәр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Арча, Балтач һәм Кукмара районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халыкка табигать саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләр бирде. Кабул итүләр барышында очкыч ярдәмендә ачыкланган, сүтү стадиясендә торучы объект, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны категорияләргә кертү, калдыкларны вакытлыча урнаштыру урынын бетерү, каты коммуналь калдыкларга тарифлар, Карелино т.п. территориясендә МТС каланчасы урнаштыруның законлы булу-булмавы турындагы мәсьәләләр, Манзарас т.п. ТАССР 90 еллыгы урамы буенча 25-28 йортлар янәшәсендәге ярны ныгыту мәсьәләсе каралды. Каралган барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Мәсьәләләрнең бер өлеше буенча контроль-күзәтчелек чараларын уздыру турында карар кабул ителде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International