Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә, су объектының (Куйбышев сусаклагычы) 20 метрлы яр буе полосасыннан иркен файдалану мөмкинлеге чикләнгән. Ачыкланган фактлар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы буенча административ беркетмә төзелде. Хокук бозучы су объектының яр буе полосасына үтеп керүне чикли торган бетон койманы сүтү турында ихтыяри карар кабул итте. Бүгенге көндә җитешсезлек очрагы бетерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте