Безнең белән бергә «Шәһәр кешесе - галим» бул! «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Казанда экологик агарту дәресләре узачак

2024 елның 28 июне, җомга

4 июльдән 3 августка кадәр Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәһәр кешесе - галим» шәһәр лабораториясе узачак. Бу шәһәр һәм елга экологиясе турында  белем бирү дәресләре сериясе. Практик дәресләр бер ай дәвам итәчәк һәм аларның төп максаты - экологлар, галимнәр һәм халык арасында белем алмашу.

Проект инде 3 ел уза һәм «Экологик акция» номинациясендә I Бөтенроссия Парк премиясе финалисты була. Быел чара «Казансу ярдан чыга» шигаре астында уза һәм Татарстанның су объектларын саклау һәм кайгырту мәсьәләләренә багышлана. Быел дәресләр Казансу ярларында гына түгел, Нокса, Идел һәм Зөя елгаларында да узачак.

Катнашучыларны 10 дәрес көтә – бу Зөядә дебаркадерга экскурсия, елга музеена бару, Балыкчы утравында Казанның кечкенә елгалары турында лекция, Зәңгәр күлләр буйлап сапбордларда йөрү, КФУның Зоология музеенда елга тереклек ияләрен өйрәнү һәм микроскоп белән практик дәрес, «Сила ветра» җилкәнле берләшмәсе филиалына, эколог белән Нокса елгасы буена бару, мастер-класслар һәм иң дисциплиналы - барлык лаборатория дәресләренә дә баручылар өчен экологик кичә.

Дәресләр вакытында катнашучы паспорты кертеләчәк. Иң активлары Казансуның үсеш стратегиясеннән дипломнар һәм сувенир продукциясе алачак.

Лабораторияне беренче очрашу-танышу ачачак, ул 4 июльдә 18:30 сәгатьтә Кара күл амфитеатрында узачак. Анда «Шәһәр кешесе - галим» программасы турында җентекләп сөйләячәкләр һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячаклар:

 

Ольга Манидичева - ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары

 

Наилә Зиннәтуллина - Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры

 

Айгөл Латыйпова -  Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры

 

Мария Кожевникова - КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары

 

Шулай ук «Барлык елгалар океанга эләгә» дигән фикер алышу белән чакырылган экспертлар чыгыш ясаячак:

Ольга Вад -  куратор, ИТМО университетының Art & Science магистратурасы җитәкчесе, NADO мәдәни проектлар агентлыгына нигез салучы.

Әсхәт Каюмов - «Дронт» экоүзәге Советы Рәисе, «Социаль-экологик берлек» гомумроссия иҗтимагый оешмасының рәистәше, Түбән Новгород өлкәсенең экс-министры

Иршат Шиһапов - география фәннәре кандидаты, гидролог, геоэколог, Казан федераль университетының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасы доценты

Алар башка шәһәрләрдә елгаларның үзара бәйләнеше һәм идарә итү тәҗрибәсе һәм һәр кеше экосистемаларның бу мөһим өлешен — елгаларны һәм сулыкларны саклап калу өчен нинди өлеш кертә алуы турында сөйләячәкләр.

Беренче вакыйгага сылтама буенча теркәлү

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSd1TzhmpeCiX0A3WseHxt-eARq8cAVTQKSx7qJ4ilj2bRGMpw/viewform

Оештыручылар - Казансуның үсеш стратегиясе командасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, Казан Мэриясе, Шәһәрләрне үстерү институты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International