Апас районында яшәүче зат законсыз ком табу факты буенча җинаять җаваплылыгына тартылды. Гомумтаралган файдалы казылманы лицензиясез табу факты ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан узган елның февралендә ачыкланган иде. 5 берәмлек махсус техника: 3 КАМАЗ машинасы, төягеч һәм автогрейдер экологлар тарафыннан Берләш авылы тирәсендә тоткарланды. Алга таба тикшерү барышында карьерның үзенә дә тап булдылар. Зөя елгасының яр буе полосасында законсыз эшләү мәйданы 473 кв. м, тирәнлеге 1,4 м тәшкил итә иде. Экологлар җинаять эшен кузгату өчен эшнең барча материалларын Россия ЭЭМ Апас районы бүлегенә җибәрде. ТР Апас суд районы буенча № 1 суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданинны РФ ҖК 158 ст. ("Урлау") 1 өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тану турында карар чыгарылды. Штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте