Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама прелприятиесе территориясендә соңыннан чистартмыйча чүп яндыру фактын теркәде. Калдыкларны термик эшкәртү махсус җайланмадан башка башкарылган, бу исә "Атмосфера һавасын саклау турында" 04.05.99 № 96-ФЗ федераль законның 18 статьясын ("Җитештерү һәм куллану калдыкларын саклаганда, күмгәндә, зарарсызландырганда һәм яндырганда зарарлы (пычратучы) матдә ташландыкларын җайга салу") бозу булып санала. Әлеге факт буенча Чулман аръягы идарәсе инспекторлары табигать саклау законнарын бозган өчен РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә вазыйфаи затны җаваплылыкка тартты. Әлеге хилафлыкка юл куйган зат 10 мең сум күләмендә штраф түләячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте