Россия Почтасы бүлегендә илдә һәм барча Евразиядә иң зур тыюлык – Зур Арктикага багышланган марка сатуга кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Әлеге почта тамгасы 184 мең нөсхә тиражы белән чыгарылган. Аларның һәркайсында арктика пейзажы фонында ак ябалак сурәтләнгән.
Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской билгеләп узганча, махсус сакланучы табигать территорияләренә багышланган маркаларны әйләнешкә кертү, асылда, социаль-экологик реклама булып тора һәм саклана торган табигать территорияләренең эшчәнлегендә иҗтимагый теләктәшлек тәэмин итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте