75 мең квадрат метр җирне торгызу. Әлмәт һәм Лениногорск районнарында 9 "кыргый карьер" рекультивацияләнгән

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бортларының сөзәк өлешен тигезләү, төбен каплау һәм күпьеллык үләннәр чәчү. Ел дәвамында Әлмәт һәм Лениногорск районнарында 9 "кыргый карьер"ны рекультивацияләү эшләре башкарылган. 75 мең квадрат метр тирәсе җир торгызылган. Әлеге объектларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары берничә мәртәбә калдыкларның санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылу һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу очракларына тап булды. Хокук бозылуга юл куйган затларны экологлар РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану") җаваплылыкка тартты. Ачыкланган бозуларны бетерү максатында экологлар әлеге кишәрлекләрнең хуҗаларын "кыргый карьер"ларны тәртипкә китерергә мәҗбүр итте. Бүгенге көндә эшләр тулы күләмендә башкарылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International