Чистай һәм Әлмәт шәһәре судлары экологлар карарын хокуклы дип таныды. "Яңа технологияләр" компаниясенә 350 мең сум күләмендә административ штраф салынды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында нефть мае эзләре булган металл савытлар чүплеген ачыклады. Тикшерү барышында экологлар ачыклаганча, табылган савытлар "Новые технологии" ҖЧҖ сатып алган нефть продуктлары партиясенә карый. Оешма җитештерү калдыкларының табигатькә зыянсыз ысул белән утильләштерелүен раслый алмады. Инспекторларның документация күрсәтү турындагы таләбе үтәлмәде. Административ хокук бозу эшен алып баручы вазыйфаи затның законлы таләпләрен үтәмәгән өчен, Чистай шәһәре суды карары нигезендә, компания РФ КоАП 17.7 ст. буенча өч мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды.

Җитештерү калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү факты буенча юридик затка карата экологлар РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ беркетмәләр төзеде, ә эш материалларын Әлмәт шәһәре судына җибәрделәр. Чыгарылган карар буенча инспекторлар бәяләмәсе хупланды. Компания җитешсезлек очрагын бетерергә һәм 350 мең сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International