Элеккеге проблеманы хәл итү. Экологлар таләбе буенча Ореховка күлен пычратуга чик куелды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының Ореховка послелогында "Ореховка ИК" ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларыннан агып, Исемсез күлне пычратучы агынты сулар моннан соң Васильево бистәсендәге "Васильево-Салават Күпере" канализация челтәрләре чистарту корылмаларына китәчәк. Хәзерге вакытта су объектын экотернәкләндерү проекты эшләнә башлады.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 2016 елдан бирле әлеге күл территориясен даими рәвештә тикшереп торды. Тикшерү барышында "Ореховка ИК" ҖЧҖ караучы биологик чистарту корылмаларыннан хуҗалыктан килүче агынты суларның әлеге күлгә агып чыгуы ачыкланды.

Министрлык лабораториясе белгечләре тарафыннан агынты судан берничә мәртәбә анализ үрнәкләре алынды, аларны тикшерү барышында пычраткыч матдә ташлауның мөмкин булган нормативларын арттыру очраклары ачыкланды. Идарәче компания РФ КоАП 8.13 ст.  4 өл., РФ КоАП 8.6 ст. 2 өл., РФ КоАП 7.6 ст., РФ КоАП 19.7 ст., РФ КоАП 8.1 ст. буенча берничә мәртәбә җаваплылыкка тартылды. Штрафның гомуми суммасы 150 мең сумнан артып китә. Су объектына китерелгән зыян күләме 3,8 млн сум тәшкил итте.

Татарстан Экология министрлыгының, Татар һәм Казан районара табигать саклау прокуратураларының уртак материаллары нигезендә Татарстан буенча Россия тикшерү комитетының Тикшерү идарәсендәге криминалистика бүлеге тикшерүчесе-криминалисты тарафыннан РФ ҖК 247 ст. 2 өлеше ("Экологик яктан куркынычлы матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу") буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарылды.  

Проблеманы су объекты файдасына хәл итү өчен инспекторлар "Ореховка ИК" ҖЧҖен судан файдалануга рөхсәт алуны һәм чистарту корылмаларыннан күлгә агызыла торган агынты суларның сыйфатын нормага туры китерүне йөкләү буенча Татарстан Республикасы Яңа Савин районы судына дәгъва гаризасын җибәрде. Суд карары нигезендә 2017 елның сентябренә кадәр дәгъва таләпләре үтәлергә тиеш иде.  2017 елның ноябрендә суд приставлары чистарту корылмаларын туктатты. Яшел Үзән прокуратурасыннан 2017 елның 13 июнендә килгән дәгъва гаризасы нигезендә Казанның Яңа Савин районы суды чыгарган карар моңа нигез булды.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International