Иске чистарту корылмаларын яңасына алмаштырачаклар. Әлмәттә 2018 ел өчен табигать саклау чаралары планы яңадан каралды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Әлмәт районының Кәләй станциясендә быел яңа чистарту корылмалары төзеләчәк. Әлеге объект төзелеше Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы хакимияте белән ике арада төзелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырылачак.

Торак пунктында яңа чистарту корылмалары урнаштыру пычратучы агынты суларны җирлек рельефына ташлау очрагын туктатырга мөмкин итәчәк. Элегрәк моңа охшаш хәл Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан теркәлде. Пычранган урын мәйданы 200 квадрат метрдан артыграк иде. Агынты су пробаларында экологлар балык хуҗалыгы сулыкларында аммоний буенча чик күләмдә мөмкин булган катнашма нормативларының 238 мәртәбәгә, фосфатлар буенча 109,5 мәртәбәгә, аммоний буенча санитар-гигиена өлешендәге катнашма нормативларының 79,3 мәртәбә артык булуын ачыклады. Инспекторлар берничә төр хокук бозу очракларын да теркәде:

- су хуҗалыгы яисә су саклау корылмалары һәм җайланмалары алардан файдалану кагыйдәләрен бозып кулланыла, ә атап әйткәндә: биологик чистарту корылмалары төзек түгел (2006 елның 03 июнендәге 74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының 39 ст. 2 п. 1 п. өлешен бозу);

- агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләре бозылу, ә атап әйткәндә: предприятие әйләнә-тирә мохитнең сыйфат нормативлары үтәлүен тәэмин итмәгән һәм пычраткыч матдә ташландыкларын зарарсызландыру чараларын күрмәгән ("Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы ФЗ 39 ст. 2 п., 2006 елның 03 июнендәге 74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының  60 ст. 6 п. 1 өл., 56 ст. 5 п. бозу);

- җитештерү һәм куллану калдыклары яисә башка төрле матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлми, ә атап әйткәндә: туфракка калдык ташлауга юл куелган ("Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы ФЗ 51 ст. 2 п. 2 абз. таләпләрне бозу).

Әлеге факт буенча барлык материаллар да экологлар тарафыннан Татар районара табигать саклау прокуратурасына прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен тапшырылды. Прокуратура әлеге территория хуҗасын чистарту корылмаларын эшли торган халәтенә кайтаруны мәҗбүриләү турында Әлмәт шәһәре судына дәгъва гаризасы юллады. Суд әлеге дәгъваны канәгатьләндерде һәм бу җир кишәрлеге өчен җаваплы затны әлеге хокук бозу очрагын тулы күләмдә юкка чыгару йөкләмәсен бирде. Суд карарын үтәү максатында Әлмәт районы Башкарма комитеты Кәләй станциясендәге чистарту корылмалары төзелешен 2018 елга районның табигать саклау чаралары планына кертте.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International