Куркыныч калдыклар өчен контейнерлар. Әлмәтнең 7 урынында яраксызланган терекөмеш лампалары җыела

2018 елның 2 феврале, җомга

Яраксыз лампаларны тапшыру өчен махсус контейнерлар Әлмәтнең 7 урынында урнаштырылган. Куркыныч калдыкларны җыю пунктлары түбәндәге адресларда урнашкан:

- Тельман урамы, 51 ("ЖЭУ-7" ҖЧҖ),

- Шевченко урамы, 126 ("ЖЭУ-12" ҖЧҖ),

- Гафиатуллин урамы, 45 ("ЖЭУ-10" ҖЧҖ),

- Төзүчеләр урамы, 68 ("Алсу" ИК ҖЧҖ),

- Бигәш урамы, 131 ("Западные ворота" ТМШ),

- Түбән Мактама ш.т.п., Завод урамы,10 ("Комфорт" МУП),

- Түбән Мактама ш.т.п., Некрасов урамы, 18а ("Комфорт" МУП).

Яраксызланган лампаларда куркыныч матдә – терекөмеш бар, ул кешегә һәм әйләнә-тирә мохиткә агулы йогынты ясый. Бер терекөмеш лампасы механик рәвештә таркатылган очракта, 5000 куб метр һаваны сулау өчен яраксызга чыга. Терекөмешнең әйләнә-тирәлеккә куркыныч йогынты ясау процентын киметергә була. Моның өчен куркыныч калдыкларны махсус контейнерларга тапшырырга кирәк.

  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International