Казанда мәктәп укучылары өчен унсигезенче мәртәбә шәһәрнең ачык "Зилант" экология форумы узды, ул мәктәп укучыларының интеллектуаль һәм иҗади яктан үз-үзен күрсәтүе өчен оптималь шартлар тудыруга, югары сыйныфларда укучыларга һөнәр сайлау эшендә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Форум кысаларында 450 мәктәп укучысы быел форум темасы булган үсемлек ресурсларын өйрәнү һәм саклау буенча тикшеренү эшләрен тапшырды. Югары сыйныфларда укучыларның идеяләре "Фәнни-тикшеренү юнәлешләре", "Оештыру-массакүләм юнәлешләр (номинация – агитбригадалар)", "Биотөрлелекне саклау һәм ТР табигать ресурсларын саклау проблемалары" табигать саклау юнәлеше", "Мәгърифәт юнәлешләре" секцияләрендә яңгыратылды. Форумда катнашучылар белем бирү учреждениеләре базасында экология дружиналары булдырырга тәкъдим иттеләр, кызыл китап үсемлекләрен үстерү методикасын эшләгәннәр, сулык-сазлык биләмәләрен яклауның дәүләт дәрәҗәсендә башкару зарурлыгын өйрәнгәннәр. Әлеге чараның экологик белемле буын тәрбияләүдәге әһәмияте турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин да билгеләп узды. Ул билгеләгәнчә, әлеге форум мәктәп укучылары өчен табигать саклау идеяләрен тормышка ашыруда уникаль мәйданчык ролен үти. "Укучылар әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен өйрәнеп кенә калмыйча, аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итә. Үсеп килүче буынның төбәгебездәге табигать байлыкларын сакларга омтылуы һәм бу эшкә башкаларны да өндәве – сөендерә", – дип ассызыклады Дамир Вәлиуллин.
Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге директоры Диләрә Галиева билгеләп узганча, катнашучыларның тикшеренү эшләре дәрәҗәсе елдан-ел югары була бара. "Соңгы вакытта мәктәп укучылары үзләренең чыгышларында теориягә караганда тәҗрибәгә күбрәк басым ясый. Бу аларның мәстәкыйль рәвештә күзәтүләр, сынаулар һәм башка төрле тикшеренүләр алып баруына бәйле", – дип сөйләде ул. Аның сүзләренә караганда, һәр эш үзенчә уникаль, ләкин берничәсе генә җиңүче итеп танылды. Иң яхшы тикшеренү авторларын апрельдә Татарстан Республикасында узачак санитар-экологик икеайлык кысаларында атаячаклар.
Шәһәрнең мәктәп укучылары өчен ачык "Зилант" экология форумы ел саен уздырыла. Аның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге һәм Казан федераль университеты катнаша.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте