Территорияне чүпләндергән өчен "Жилищник-4 ИК" ҖЧҖ штраф түләргә туры киләчәк Татарстан Республикасы Югары суды Казан шәһәре Совет районы суды тарафыннан элегрәк чыгарылган карарга белдерелгән шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
Казан идарәче компаниясенең тиешенчә эшләмәвенә мәсьәләдә тикшеренү эшләре әле 2017 елның сентябрь аенда ук башланып киткән иде. Ул вакытта Татарстан Экология министрлыгының WhatsApp мессенджерына 6 күпфатирлы йортта яшәүчеләрдән күмәк шикаять килде. Тикшерү барышында Үзәк территориаль идарә инспекторлары билгеләгәнчә, гомуми 42 квадрат метрлы территория 8 куб метр күләмендәге көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән иде. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен идарәче компанияне РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тарттылар. Экологлар бәяләмәсе белән килешмичә, "Жилищник-4 ИК" ҖЧҖ Казан шәһәре Совет районы судында үзенең гаепле булу-булмавы бәхәс итәргә теләде, соңыннан республиканың Югары судына да мөрәҗәгать итте. Барлык инстанция судларында да Экология министрлыгы инспекторлары карары хуплау тапты. Билгеләнгән чорда штраф түләнгән булырга тиеш.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылу фактлары турында (843)267-68-67 телефоны буенча, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итәргә, шулай ук "Халык контроле" системасының "Экология" категориясенә дә юлларга мөмкин, гомуми белем бирү учреждениеләрдә укучылар өчен "Мәктәп эко-патруле" дигән махсус телефон программасы гамәлдә. Республикада яшәүчеләргә уңайлырак булсын өчен Telegram һәм WhatsApp (номеры: +79872169779) мессенджерлары эшли. Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фото яисә видео теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте