Бөгелмә районында яңа чистарту корылмалары төзеләчәк

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Быел Бөгелмә районының Подгорный поселогында яңа чистарту корылмалары барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Бөгелмә муниципаль районы хакимияте әлеге объектларны төзү турында килешүгә кул куйды.

Исегезгә төшерик, торак пунктында нәкъ менә чистарту корылмаларының булмавына бәйле рәвештә, 2017 елның октябрендә җирлек рельефына чистартылмаган агынты ташлануы кебек күңелсез хәл китереп чыгарды. Табигать саклау законнары бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Пычранган урынның мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил итте. Экологлар шунда ук агынты судан һәм туфрактан тикшерүгә пробалар алды. Лабораториядә уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, туфрактагы аммоний күләме нормадан 29 мәртәбә күбрәк булып чыкты. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен, әлеге фактка бәйле материалларны Табигать саклау буенча татар районара прокуратурасына юллады. Прокуратура Бөгелмә шәһәре судына әлеге территория хуҗасына үзәк канализациягә тоташтырылган торак йортлардан килүче агынты суларны чистартылмаган канализация суының җирлек рельефына эләгү мөмкинлеген калдырмаслык итеп агызуны оештыру йөкләмәсен бирү турында дәгъва юллады.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International