Гаепле булуы судта дәлилләнде. "Лениногорскнефтьстрой" оешмасына балчык белән законсыз эш иткән өчен 1,2 миллион сум түләргә туры киләчәк

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

1,2 миллион сум күләмендә штраф һәм җирне мәҗбри тәртиптә рекультивацияләү. Балчык белән законсыз эш иткән өчен "Лениногорскнефтьстрой" оешмасы шундый җәза үтәячәк. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы карарны Әлмәт шәһәре суды чыгарды, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларын хуплады. 2017 елның августында Әлмәт районы буенча уздырылган рейд барышында экологлар табигать саклау законнары бозылу очрагын ачыклады. Экологлар тарафыннан Кәләй авылы янәшәсендәге карьерда законсыз алып барылган эш нәтиҗәсендә 1700 кв. метр мәйданда җир бозылу очрагы теркәлде. Җир асты байлыкларын алу тирәнлеге 2,3 метр тәшкил итә иде. Лицензиясез рәвештә балчык алган өчен Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары предприятиене РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше ("Җир асты байлыклары белән җир асты байлыклары белән эш итүгә лицензиядән башка файдалану") нигезендә җаваплылыкка тартты. Белдерелгән гаепләү белән ризалашмыйча, предприятие Әлмәт шәһәре судына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Суд экологлар ягын хуплады һәм Лениногорск оешмасын табигать саклау законнарын бозуда гаепле дип таныды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International