Калдыкларны законсыз ташлау. Әлмәт шәһәре суды "Коралл" компаниясен табигать законнарын бозуда гаепле дип таныды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Экологик хокук бозуны кылган өчен Нефть каласының "Коралл" компаниясе Әлмәт шәһәре суды карары белән гаепле дип танылды. Оешма төзелеш калдыкларын Әлмәттә санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырган. Территориядә 100 квадрат метр мәйданда законсыз урнаштырылган чүп өемен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Әлеге факт буенча РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә хокук бозучыга карата экологлар административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Әлеге факт буенча барлык материаллар Әлмәт шәһәре судына тапшырылды, ул "Коралл" оешмасын табигать законнарын бозуда гаепле дип таныды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International