Үзирекле рәвештә ком алган өчен 400 мең сум. Суд карары нигезендә Бөгелмә компаниясе гаепле дип табылды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Административ штраф күләме 400 мең сум тәшкил итә. Карьерда законсыз эш иткән өчен Бөгелмә предприятиесе шундый җәза үтәячәк. Төзүчеләр белән экологлар арасында барган бәхәсне хәл итүдә Татарстан Республикасы Арбитраж суды нокта куйды.

Төзелеш компаниясенә карата административ эш 2017 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан кузгатылды. Ул чакта экологлар Лениногорск районы буенча уздырылган рейд барышында гомумтаралган файдалы казылманы (ком) законсыз алу фактын ачыклады. Җир асты байлыклары белән эш итү эше район ихтыяҗлары өчен билгеләнгән урында алып барыла иде. Экологлар ачыклаганча, төзелеш өчен инде финанс белән тәэмин ителгән объекттан чыгарылган.

Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен хокук бозучыга карата РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше нигезендә административ беркетмә төзелде, административ штраф салынды. Бу карар белән ризалашмыйча, компания экологлар бәяләмәсенә шикаять белдерү инициативасы белән ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Суд карары нигезендә Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары карары хупланды, предприятие гаепле дип танылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International