Экологиягә юнәлеш токан икътисад –Татарстанны аерып торучы үзенчәлек. Республика стенды «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумында күрсәтелә

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумы эшли башлады, аны Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской ачты. Республиканың иң эре предприятиеләренең экология өлкәсендәге заманча эшен күрсәтә торган Татарстан Республикасы стендында Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Хакасия Республикасы, Чиләбе һәм Волгоград өлкәләре һәм Россиянең башка регионнарының делегацияләре булды инде. “Экологиягә юнәлеш тоткан икътисад – Татарстанны аерып торучы үзенчәлек”, - дип билгеләде алар. ТР экология министры Фәрит Габделганиев агымдагы елда табигать саклау чараларына республикада 10,3 млрд сумнан күбрәк акча юнәлтелгәнлеген әйтеп үтте. Аларның төп өлеше – 85 % - эре сәнәгать предприятиеләренең акчалары. Бу, тулаем региональ продукт үсә барганда, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, әкренәйтелгән кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү аркасында, Татарстанда нефтьне эшкәртү тирәнлеге 99,2 % тәшкил итә. Ә бу иярчен нефть газын утильләштерү буенча федераль дәрәҗәдә куелган бурыч республикада тулаем хәл ителгән дигән сүз.

Федераль бюджет ярдәме белән республикада ике шәһәр чүплеген рекультивацияләү гамәлгә ашырыла – Казанда Самосырово чүплеге һәм Яр Чаллыда Тогай чүплеге. Рекультивациянең гомуми мәйданы – 38 гектардан артык, бу миллионга якын татарстанлының тормыш эшчәнлеге өчен экологик шартларны яхшыртачак.

Татарстан актив катнаша торган тагын ике эре федераль проект – “Чиста ил”, аның кысаларында Буада нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү гамәлгә ашырыла, һәм “Идел елгасын саклау һәм пычрануын булдырмау” проекты. Татарстан территориясендә Куйбышев сусаклагычы акваториясенең 50%тан артыграгы урнашкан. РФнең пилот субъекты буларак, республика Иделне савыктыру буенча өстенлекле проектны тормышка ашыруга әзерләүдә актив катнаша. Инде бүгенгә Татарстанда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары су саклау зоналарының һәм яр сызыкларының 3847 км гомуми озынлыкта чикләрен билгеләү буенча һәм бу сусаклагычларның су саклау зоналары чикләрендәге 5 703,5 га гомуми мәйданлы буш җирләрне дәүләт кадастр исәбенә кую буенча эшләр башкарылды.

Иртәгә - 13 декабрьдә «ЭКОТЕХ» кысаларында калдыклар буенча Халыкара конференция узачак. Конференциядә Финляндия, Норвегия, Германия, Япония, Франция, Кытай, Корея, Швеция һәм башка илләрнең вәкилләре катнашачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International