Өйне җылыттылар һәм, бәкегә катарга мөмкинлек бумасын өчен, аэрация системасын эшләтеп җибәрделәр. Күркәм кошларга кышлау өчен, Г.Камал исемендәге театр янында Кабан күлендә бөтен шартларны тудырдылар. Быел сулык территориясендә насослар урнаштырдылар, алар боз катламы барлыкка килүгә юл куймый, бу аккошларга ел буе су объектында булу мөмкинлеге бирә. Моның белән беррәттән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан су пробалары алына. Алынган проба нәтиҗәләре буенча, сулыкта пычраткыч матдәләрнең нормадан артуы күзәтелми.
Бу күлдә ысылдык-аккошлар узган елның апрелендә “Аккошларны реинтродукцияләү” экологик-мәгърифәти проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килде. Быелның язында Казан аккошлары үзләренең чисталыкка омтылышы белән аерылды, шуңа күрә мәһабәт су кошы #ЭКОяз2017 символы булды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте