Экология елы кысаларында казанлылар 5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Экология елы кысаларында казанлылар 5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйды. Эшләүдән туктаган химик ток чыганаклары 1 класс куркынычлыктагы көнкүреш чүбенә карый. Аларда аккургаш, терекөмеш, цинк, магний, никель, кадмий, кургаш бар, ә бармаксыман бер батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны пычрата ала. Куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигоннарына эләгүен киметү максаты белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча проект эшләнде. Ул берничә этаптан тора: эшләүдән туктаган химик ток чыганакларын җыюны, туплауны, транспортлауны һәм утильләштерүне оештыру.

Файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсуслаштырылган урналар куелды:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында (Ирек мәйданы,1),
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (Вишневский ур, 26), 
- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында (Ямашев проспекты, 37а), 
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында (Кремль ур., 9), 
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский ур., 4), 
- Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Кремль ур., 13), 
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында (3 контейнер – Мәскәү ур., 55)
- Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Вишневский ур, 26а), 
- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетында (Кремль ур., 11), 
- Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 18), 
- Казан дәүләт энергетика университетында (ул. Красносельская ур, 51),
- «Савиново» сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 93); 
- «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр., 56),
- «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а), 
- «ГоркиПарк» сәүдә үзәгендә (Р. Зорге, ур.11б),
- «Порт» сәүдә үзәгендә (Оренбург тракты, 158а),
- «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Фучик ур., 90),
- «Проспект» сәүдә үзәгендә (Җиңү пр., 50а),
- «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Җиңү пр., 91),
- «Selgros Cash&Carry» гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32),
- «Мetro Cash&Carry» гипермаркетында (Вахитов ур., 4)
- «Леруа Мерлен» йорт һәм дача товарлары кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),
- «Бәхетле» супермаркетларында (Ямашев пр., 71 а, Оренбург тракты, 22а, Павлюхин ур, 57).

Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне кысаларында Татарстан Экология министрлыгында эшләүдән туктаган химик ток чыганакларын җыю буенча акция узды. Бүген Министрлыкка иске батарейкалар белән килгән кешеләр экологлардан бүләк – тере брелоклар алдылар.

Батарейкаларны һәм башка чүпне җыю һәм кабат эшкәртү калдыклар белән эш итү өлкәсенең мөһим өлеше булып тора. Бу процесс чүпнең таркалуын, аның чүплекләрдә черүен һәм януын булдырмый калырга, шуның белән әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International