Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары быелның июлендә теркәгән иде. Ул вакытта су объектары буенча рейд барышында Долгое һәм Каракүл күлләре янына үтеп йөрү мөмкинлегенең чикләнгәнлеге ачыкланды. Түбән Камалылар корган корылмалар гомуми файдалану өчен булган яр буйларын биләп тора. Закон бозучыларга карата ТР Экология министрлыгы инспекторлары РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзеделәр: Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү. Рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүтәргә күрсәтмә бирделәр. Бүгенге көнгә закон бозулар бетерелде. Гражданнарның су объектлары янына үтүен чикләүче койма, күпер һәм хуҗалык блогы сүтелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте