Күзаллауларын киңәйттеләр һәм белемнәрен тикшерделәр. Яр Чаллыда укучылар өчен экологик уен узды

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Кешеләр һәм Җирнең экосистемалары арасында үзара бәйләнеш нинди? Кеше шәһәр экологиясенә йогынты ясыймы? Яр Чаллыда “Кеше һәм Җир планетасы” дигән интеллектуаль-иҗади шәһәр уены узды. Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган чарада шәһәр мәктәпләре һәм лицейларының 5-8 сыйныфлары укучылары катнашты. Балалар экология һәм әйләнә-тирә дөнья турында үз белемнәрен тикшереп карый алды, чүпне икенчел эшкәртү турында, Арал диңгезе кибү процессы турында һәм Байкал күленең хәзерге хәле турында кызыклы фактлар белделәр. Уен барышында катнашучыларга баллар куелды. Иң күп балл җыйган мәктәп командалары дипломнар белән бүләкләнде. “Табигый тирә-юньгә җаваплы мөнәсәбәт мәктәп елларыннан башлана. Интеллектуаль уен барышында белем бирү учреждениеләре укучылары югары дәрәҗәдәге экологик белемнәрен күрсәтте, кешенең табигатькә тискәре йогынтысын киметү алымнары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар”, -диде жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Илшат Гобәйдуллин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International